Зәйлеләрнең сорауларына Тарифлар буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе урынбасары җавап бирде

2021 елның 10 сентябре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисованың Зәй шәһәрендә гражданнарны күчмә кабул итүе булды. Хакимият бинасына үз сораулары белән 5 кеше килде. Зәйлеләрне җылылык энергиясенә һәм салкын су белән тәэмин итүгә башка шәһәрләр белән чагыштырганда югары тарифлар, салкын суның катгыйлыгы, җылылык энергиясенә, су белән тәэмин итүгә тарифларның нигезле булуы, каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләргә түләү мәсьәләләре борчый. Шулай ук район халкы үз мөрәҗәгатьләрендә коммуналь хезмәтләр өчен түләү тәртибе һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты белән дә кызыксындылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International