«Бергәләп – балалар хакына!» XII Бөтенроссия Форумы

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

8 сентябрьдә «Бергәләп – балалар хакына!» XII Бөтенроссия Форумы кысаларында, «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү комплексы үзәге директоры Людмила Симонова «Физик мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр белән эшләүдә социаль инновацияләр» темасы буенча оештырылган түгәрәк өстәлдә катнашты. Людмила Симонова чарада катнашучылар белән «Комплекслы социаль ярдәм һәм үсешләрендә күп кенә авыр кимчелекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләрне тернәкләндерү хезмәте» проектын тормышка ашыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Әлеге проектны тормышка ашыру авыр хәлдә калган балаларга ярдәм Фонды уздырган конкурста сайлап алу барәбәренә ирешелә. Проект төркеменә үсешләрендә күп кенә авыр кимчелекләре булган 29 бала һәм аларның әти-әниләре керә. Грант акчасына тернәкләндерү җиһазлары һәм альтернатив коммуникация чаралары алынган. Проектны тормышка ашыру кысаларында үзәк базасында үсешләрендә күп кенә авыр кимчелекләре булган балалар өчен кыска вакытлы төркем ачылды. Аларга биредә галокамерада сәламәтләндерү сеанслары, коррекцион-үстерелешле уен бүлмәсендә төрле шөгыльләр уздырыла. Бүген үзәк базасында “Әти-әниләрне ярату клубы”, “Үсешләрендә күп кенә авыр кимчелекләре булган балаларны карау һәм тернәкләндерү мәктәбе” эшли. Соңгысында ата-аналарны өйдә бала тормышы һәм үсеше өчен үзенчәлекле карау методларны өйрәтәләр, социаль-педагогик консультацияләр бирәләр. Учреждениянең биш белгече исә үсешләрендә күп кенә авыр кимчелекләре булган балаларга ярдәм итү өлкәсе буенча Санкт-Петербург, Волгоград шәһәрләрендә квалификацияләрен күтәрде. Әлеге проект тормышка ашыру стадиясендә тора, әмма билгеле бер нәтиҗәләр бар инде: махсус төркемгә йөрүче балаларның коммуникатив, көнкүреш күнекмәләре, хәрәкәт активлыгы күрсәткечләре 100 процент яхшырды. Аларда сүз запасы артты, аралашу, өлкәннәр һәм чордашлары белән мөнәсәбәте формалашты. Шулай ук балаларның аяк-кул хәрәкәте күнекмәләре, хәрәкәт координациясе, кул моторикасы яхшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International