Чыбыклы авыл җирлегендә халык җыены узды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Бүген Чыбыклы авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин катнашында халык җыены узды, ул халыкны 2021 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елның калган чорына бурычлары белән таныштырды. Авыл җирлегенең 2021 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре һәм калган чорга планнары турында авыл җирлеге башлыгы Илфат Гадершин сөйләде. Шулай ук җирлекләрдәге оператив хәлләр, авыл җирлекләре рейтингы, авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, районда санитария-эпидемиология торышы, йогышлы авыруларны профилактикалау чаралары һәм башкалар буенча чыгышлар тыңланды. Халык җыенына Петр Уразайкин йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International