Волковлар гаиләсе-ГТОның алтын аерымлык билгесе иясе

2021 елның 10 сентябре, җомга

8 сентябрьдә Казанда «Россия – спорт державасы» IX халыкара спорт форумы старт алды. Чара Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин боерыгы нигезендә үткәрелә. Форумны оештыручылар-Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Форум кысаларында ГТОның аерымлык билгеләре тапшырылды. Тантаналы шартларда Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия спорт министры Олег Матыцин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алтын аерымлык билгеләрен төрле яшьтәге 7 физкультурачы алды. Алар арасында Зәй шәһәреннән килгән спорт гаиләсе дә бар. Волковлар гаиләсендә спорт белән мавыгу гына түгел-ул тормыш стиле. Ирле-хатынлы Регина һәм Алексей инде күп еллар шәһәрнең спорт тормышында актив катнашалар. Бүген алтын значокка ия гаиләдә тагын ике спорт яшәү рәвешен яратучы - Татарстанның фигуралы шуу буенча ачык беренчелекләр чемпионы һәм призеры (2015-2019 еллар), Зәй муниципаль районы буенча чаңгы ярышлары призеры (2020-2021 еллар) Дарина Волкова һәм аның өлкән абыйсы - Татарстан Республикасы беренчелекләре җиңүчесе (2019-2021 еллар) һәм җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге призеры (2021 ел) Богдан Волков үсеп килә. Истәлекле вакыйга уңаеннан значок алучыларга шулай ук ГТО комплексы символикасы төшерелгән истәлекле сувенирлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International