Зәй үзенең һөнәрчеләре белән горурлана

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе
26 октябрьдә районыбызның халык һөнәрчеләре белән танышу максатыннан, Зәй-2 яшьләр үзәге белгечләре һәм анда тәрбияләнүчеләр тал чыбыгыннан өй кирәк-яраклары үрү остасы Петр Михайлович Зайцевта кунакта булдылар. Үз һөнәренең нечкәлекләре белән уртаклашып, оста инде әзер эшләнмәләрен: кер, чәчәкләр өчен кәрҗиннәрен, вазон, читәннәрен, ипи савытларын һәм башка бик күп әйберләрен күрсәтте. Петр Михайлович кечкенәдән үк шушы һөнәр белән мавыгып киткән, әтисенең эшләвен күзәтеп, бу кызыклы һәм файдалы һөнәргә үзе дә үзләштергән. Останың гаиләсе зур, 3 баласы, 6 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар. Хәзер алар да бу мавыгуны үзләштерәләр. Шулай итеп, халык һөнәрләре кешеләр арасында буыннан-буынга саклана һәм яши. Чара Туган телләр һәм туган як елы кысаларында оештырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International