Эш көне түгел дип игълан ителүгә карамастан, республика Пенсия фондының клиентлар хезмәтләре элеккеге режимда (1, 2 һәм 3 ноябрь көннәрендә) алдан язылу буенча эшләячәк. Исегезгә төшерәбез, Пенсия фондының барлык хезмәтләрен дә диярлек, өйдән чыкмыйча гына, гражданинның шәхси кабинеты аша алырга мөмкин. Шулай да фондка шәхси визитка бар икән, кабул итүгә алдан ук гражданның шәхси кабинеты аша 3-08-23 телефон номеры яки 074 белешмә телефоны аша язылырга була. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык түләүләр дә, нинди дә булса үзгәрешләр кертмичә, китерү оешмаларына күчереләчәк. Ноябрьнең бәйрәм көннәрендә, почта бүлекчәләре аша пенсия алучыларга, пенсия ял көненә кадәр китереләчәк. Түләү графигы кредит учреждениеләре һәм илтеп бирү хезмәте аша-элеккечә башкарыла.