Зәй районы командасы егетләр арасында баскетбол буенча ТР беренчелегендә 3 нче урынны яулады

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

28-31 октябрьдә «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 18 яшькә кадәрге (2005 елгы һәм аннан яшьрәк) яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 7 командасы катнашты: Азнакай, Әлмәт, Аксубай, Алексеевск, Мөслим, Питрәч һәм Зәй районнары. Ярыш нәтиҗәләре буенча Зәй муниципаль районының "Барс"спорт мәктәбе командасы 3 нче урынны яулады. «Барс» командасының тренеры Асадов Камран Хәсән улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International