ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

7-10 апрель көннәрендә Нурлат шәһәрендә Зәй спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Социалистик Хезмәт Герое Гыйматдинов Габбас Кыям улы истәлегенә 2008-2010 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР беренчелегендә катнаштылар.

7-9 апрельдә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының кече шәһәрләре һәм авыл районнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды, анда безнең спортчылар катнашты һәм түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтте: Минеева Руслана 2 урын (баттерфляй 50 м), Фирстов Роман 3 урын (брасс 200 м). Тренерлары Галимова Р. Х.
«Күк чәчәк» балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре тәрәзә төбендә искиткеч бакча үстерделәр.

9
апрель, 2022 ел
шимбә
Экологик икеайлык кысаларында «Алтынчәч» балалар бакчасында икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары «Җир шары - безнең чиста йортыбыз» дигән темага күмәк аппликация эше башкардылар.
Экологик икеайлык кысаларында 4 нче мәктәпнең 1А һәм 1б сыйныф укучылары "Җимлектәге кошлар" акциясендә катнаштылар. Кошларны тукландыру канатлыларга гына түгел, ә балаларга белем һәм тәрбия бирүдә дә файда китерә.
Экологик тәрбия бирү максатыннан Зәй шәһәре 2нче урта гомуми белем мәктәбенең 8Б сыйныф укучылары 8нче апрельдә физик тәрбия бирү укытучысы Идиятуллина Г. Г. җитәкчелегендә мәктәп яны территориясен кардан чистарттылар.

8
апрель, 2022 ел
җомга
Чүп-чардан киемнәр тегәбез - без табигатьне шулай саклыйбыз! «ЭКОяз» акциясе кысаларында, экологик культура формалаштыру һәм балаларның игътибарын экологик проблемаларга җәлеп итү максатыннан, «Бөртеккәй» балалар бакчасында ташландык материаллардан уникаль һәм гадәти булмаган кием-салым модельләре күрсәтелде.
Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда Зәйнең 370 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чара «Зәйгә рәхим итегез» дип аталган массакүләм вокаль-хореографик номер белән башланып китте.
Бүген район суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре өчен мөһим көн - яңа бина үз ишекләрен ачты.
2022 елның 13 апрелендә Зәйдә Яшьләр паркын төзекләндерүгә багышланган проект семинары булачак, ул бу җәйдә Татарстан Республикасының җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International