Бүген район суд приставлары хезмәте хезмәткәрләре өчен мөһим көн - яңа бина үз ишекләрен ачты. Зәй суд приставлары бүлеге бинасын ачу тантанасында мәртәбәле кунаклар катнашты. Бүлек җитәкчесе, өлкән суд приставы Игорь Будрин катнашучыларны район суд приставлары хезмәтенең барлыкка килү тарихы һәм аның узган елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Хәзерге вакытта аның җитәкчелегендә 22 хезмәткәр эшли, алар эш шартларын яхшыртуны көтеп алган. Ленин урамындагы ике катлы яңа бина салым хезмәтеннән алынган. Бина эчендә суд приставлары хезмәте таләпләренә туры китереп капиталь ремонт ясалган. Коллективны бу шатлыклы вакыйга белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галиев котлады. Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары – ТР баш суд приставы урынбасары Андрей Михайлов подрядчы оешма директоры Олег Мартыновка Рәхмәт хаты тапшырды.