«Җир шары - безнең чиста йортыбыз»

2022 елның 9 апреле, шимбә
Экологик икеайлык кысаларында «Алтынчәч» балалар бакчасында икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары «Җир шары - безнең чиста йортыбыз» дигән темага күмәк аппликация эше башкардылар. Икенче кечкенәләр төркеме балалары керпе ясадылар, керпенең энәләрен көнбагыштан ябыштырдылар. Уртанчылар төркеме балалары эш барышында төрле материаллар кулландылар: кояш – тары ярмасы, планета – пластилин, болыт – мамык, чәчәкләр – кабак орлыклары, тукранбаш чәчәге. Балалар бик теләп катнаштылар. Коллектив эш балаларыбызның уртак йортыбызга карата сакчыл караш турында белемнәрен һәм күзаллауларын баетырга мөмкинлек бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International