«Яшел яз - 2022» Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында, Югары Шепкә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары мәктәп ишегалды территориясен һәм янәшәсендәге территорияне җыештыру буенча экологик өмәдә катнаштылар.
«Эковесна-2022» республика акциясе кысаларында, Балалар иҗат йортының «Всезнайка» мәктәпкә балалар әзерләү төркеменә йөрүче укучылары «Изге капкачлар» дип исемләнгән экологик-хәйрия проектында катнаштылар.