«Игелекле капкачлар» акциясе

2022 елның 6 мае, җомга
Зәй шәһәренең 9 нчы мәктәбендә «Игелекле капкачлар» исеме астында искиткеч акция узды. Бу-Россия экологик-хәйрия волонтерлык проекты. Проектның ике максаты бар: дөньяны чистарак итү һәм ярдәм кирәк булган балаларга булышу. Проект «Игелекле капкачлар " иҗтимагый хәрәкәте һәм «Волонтерлар ятим балаларга ярдәмгә" Хәйрия фонды белән берлектә оештырылды. Крышка җыю - мавыктыргыч шөгыль. Барлык сыйныфлар да акциядә актив катнаштылар. Һәр укучы бу проектка үз өлешен кертте. Хәзер капкачлар пластик эшкәртү заводына озатылачак. Завод чималны үлчәячәк һәм җыелган акчаларны "Волонтерлар ятим балаларга ярдәмгә" Хәйрия фонды счетына күчерәчәк. «Игелекле капкачлар» акциясе һәркемне әйләнә-тирәдәгеләргә яхшылык бүләк итәргә, башкалар турында кайгыртырга чакыра. Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International