«Яшел яз - 2022» Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында, Югары Шепкә төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары мәктәп ишегалды территориясен һәм аның янәшәсендәге территорияне җыештыру буенча экологик өмәдә катнаштылар. Язгы һава торышы кәефне күтәрде, барысы да бердәм һәм күңелле эшләде. Тиз арада территорияне чүп-чардан һәм коры яфраклардан чистарттылар, түтәлләр тәртипкә китерелде. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, чиста, мәктәп ишегалды территориясе күзләрне сөендерә. Шимбә өмәсе-безнең матур дөньяда яшәргә теләвебезне күрсәтү, язгы һава торышы көнендә ачык һавада рәсми булмаган шартларда аралашу өчен менә дигән ысул, чөнки тәртип кешедә дә, аның тирәсендә дә булырга тиеш.