Бохарай мәктәбе укучылары шимбә өмәсенә чыкты

2022 елның 6 мае, җомга
"ЭКОяз" акциясе кысаларында 4 май көнне Бохарай төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5-9 сыйныф укучылары һәм укытучылары язгы акция – өмә оештырдылар. Укучылар мәктәп ишегалдын һәм аның янәшәсендәге территорияләрне чүп-чардан чистартуда актив катнаштылар: газоннар чистартылды, коры-сары җыештырылды. Клумба, түтәлләр җыештырылды һәм тиешле тәртипкә китерелде, чәчәкләр, яшелчә орлыклары утыртылды. Бер-ике сәгать эчендә уртак көч белән мәктәп территориясе үзгәреп, сафланып калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International