50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, шулай ук пенсия алды яшендәге затлар «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында бушлай белем ала алалар. Мондый укыту бушлай яңа компетенцияләр алырга, гамәлдәгеләрен киңәйтергә, яки һөнәрне бөтенләй алыштырырга мөмкинлек бирә. Укыту программаларын җитештерү, мәгариф, төзелеш, хезмәт күрсәтү, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә табарга мөмкин. 23 меңнән артык белем бирү программасы бар, шул ук вакытта һәр төбәк өчен программалар җыелмасы үз. Ул локаль хезмәт базары ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган. Ягъни, сез үз регионыгызга кирәкле булган белемне ала аласыз. Программа һәм курсларны «Россиядә эш» сайтында карарга мөмкин (trudvsem.ru). Белем бирү программалары бер үк юнәлеш буенча кандидатларның стартта белем алу шартлары, программаның катлаулылыгы, уку вакыты һәм формасы буенча аерылырга мөмкин. Консультация бирергә һәм сезгә кирәкле программаны сайларга мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре ярдәм итәчәк. Укуларда катнашу өчен «Россиядә эш» порталында мөстәкыйль рәвештә теркәлергә мөмкин (trudvsem.ru) һәм уку өчен гариза җибәрергә, яки Зәй шәһәре мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә: Нефтьчеләр пр., 37б йорт адресы буенча яки 8(85558)7-15-43 телефоны буенча. 05 майга «Демография» милли проекты кысаларында белем алуга 20 гариза бирелгән. Аларның 6сы «Бюджет оешмасында бухгалтерлык исәбе», «Укытучы-дефектолог», «Пешекче» программалары буенча укуга пенсия алды яшендәге гражданнардан бирелгән. Пешекче һөнәре буенча укулар Зәй политехника көллиятендә көндезге форматта узачак. Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Демография» милли проектында катнашырга чакыра.