Зәй районы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә чираттагы очрашу узды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Бүген район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Россельхозцентр» ДБУнең Зәй филиалы белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен йөреп чыкты. Рейдның максаты-язгы кыр эшләрен башкаруның барышы һәм сыйфаты белән танышу. Район аграрийлары бөтен җирдә көзге культураларны тамырдан тукландыруга керештеләр. Көнбагыш һәм шикәр чөгендере, горчица һәм сидерат чәчү дәвам итә. Сәфәрдә катнашучылар «Восток», «Зәй», «Зәй шикәре» агрофирмалары басуларындагы агрегатларның эше белән таныштылар. Механизаторлар басуларда тулы куәткә, иртә таңнан кичкә кадәр эшлиләр. Аграрийларның кәефе бик яхшы, барысы да чәчү эшләрен уңышлы тәмамлауны максат итеп куялар. Разиф Гали улы җитәкчеләр һәм механизаторлар белән аралашты, шулай ук озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм юбилей көне уңаеннан «Восток» агрофирмасы җитәкчесе Ханнанов Фәүҗәт Габдрахман улына Рәхмәт хаты тапшырды. Авыл җирлекләре башлыкларына авылара юлларны һәм торак пунктлар эчендәге юлларны тәртипкә китерү буенча эшне көчәйтергә, җирлек территорияләрендә агач кәүсәләрен һәм электр тапшыру баганаларын агартырга тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International