«Экояз-2022» Республика акциясе кыслаларында Төги мәктәбе укучылары "Изге чишмә" янын узган елгы яфраклардан, чүпләрдән чистартуда катнаштылар. Мәктәп яны мәйдачыгында да чәчәкләр утырту өчен актив эш алып барыла. Мәктәп укучылары чәчәк үсентеләрен табигать белеме сыйныфы тәрәзә төпләрендә үстерделәр. Үсентеләр органик, пестицидлар һәм синтетик ашламалар кулланмыйча үстерелә. Балалар дәресләрдән соң үсентеләргә су сибәләр, аларны даими карыйлар .