Кече яшьтәге балалар бик аз тормыш тәҗрибәсенә ия, табигатьтә күп нәрсәне беренче тапкыр күрә. Шуңа да алар өчен теләсә нинди үсемлек, чәчәкләр яки бөҗәкләр гади табылдык. Кечкенә балалар күңелләре белән барсында тоя, ә кечкенә кулларның – барсында тотып карыйсы килә. Һәр көн бала өчен яңа ачыш һәм табышлар алып килә. «Бөртеккәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрәзә төбендә утыртылган кыяр үсешен кызыксынып күзәттеләр. Күзәтүнең максаты - балаларны яшелчә үсемлекләреннән – кыяр, аның беренче сабаклары, яфраклары, чәчәкләре һәм җитлеккән уңышы белән таныштыру иде. Бу исә балаларның әйләнә- тирә табигать турында күзаллауларын тагында баета. Ниһаять, уңыш җыю көне дә килеп җитте. Балалар күп уңыш алдылар, ә соңыннан барысы да үз куллары белән үстерелгән кыярны ашадылар.