"Шатлык" балалар бакчасында «Макулатура тапшыр – агачны саклап кал» - девизы астында экологик акция үтте. Акциянең бурычы – педагоглар, балалар, әти-әниләрнең игътибарын урманны саклауга, аңа сакчыл караш булдыруга юнәлдерелгән иде. Урманның зур табигый байлык, кешелек тормышында аның әһәмиятле роль уйнавын һәрдаим аңлату кирәк. Экологияне, урманны саклау бик мөһим, чөнки алар планетабызның “үпкәләре” - сулыш алу органы булып тора.