ЯҢАЛЫКЛАР


25
май, 2022 ел
чәршәмбе
2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында догазификация (социаль газификация) программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов эш визиты белән «Зәй шикәре» ҖЧҖендә булды. «Агросила» АҖ генераль директорының шикәр заводы эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары А.А. Трошин озатуында район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлек буенча урынбасары Р. М. Архипова белән бергә Разиф Гали улы ИПШ-200 известь-яндыру мичен монтажлау буенча инвестицион эшләрнең барышы белән танышты.
Зәй районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Правмир» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган конкурс сайлап алуын узганнар һәм 30 нчы майдан 3 нче июньгә кадәр «ПРОреабилитация» белем бирү курсы кысаларында Мәскәү шәһәренә стажировкага чакыру алганнар.
Муниципаль бюджет гомуми белем уреждениесы “Александр Бистәсе төп гомуми белем мәктәбе”ндә 21 майда 5-8 сыйныф укучылары катнашында тагын бер “Чиста яр” экологик десанты оештырылды.
2022 нче елның 23 нче маенда Зәй балалар сәнгать мәктәбендә мәктәп территориясен яшелләндерү буенча чара узды.
Бүген Зәй муниципаль районы шәһәр төзелеше Советының күчмә утырышы булды. Көн тәртибендәге Зәй шәһәрендә тукталыш павильоннарын алыштыру һәм урнаштыру, КФҮ каршындагы территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Чапков чыгышы тыңланды;
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсе җәйге каникуллар алдыннан Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында 2022 елның 24 маеннан 10 июненә кадәр балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация бирәчәк.

24
май, 2022 ел
сишәмбе
«Теремкәй» балалар бакчасында тәрбиячеләр җитәкчелегендә 2 нче кечкенәләр төркеме балалары «Батарейканы тапшыр – керпене коткар!» экологик акциясендә катнаштылар.
Чираттагы уку елы ахырына якынлашты. Бүген соңгы тапкыр мәктәп кыңгыравы Зәй муниципаль районы мәктәпләренең 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 146 һәм 9 нчы сыйныфларын тәмамлаучы 467 укучы өчен яңгырады.
«Урман әкияте» балалар бакчасында ЭКОяз – 2022 Республика акциясе кысаларында «Макулатура җый – агачны коткар!» акциясе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International