Зәйдә шәһәр төзелеше Советының күчмә утырышы узды

2022 елның 25 мае, чәршәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы шәһәр төзелеше Советының күчмә утырышы булды. Көн тәртибендәге Зәй шәһәрендә тукталыш павильоннарын алыштыру һәм урнаштыру, КФҮ каршындагы территорияне төзекләндерү мәсьәләләре буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе А.В. Чапков чыгышы тыңланды; Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе янында Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә истәлек тактасы кую буенча «Р. Ш. Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе» директоры Р. М. Хасаншин чыгыш ясады. Утырыш ахырында шәһәр төзелеше Советы әгъзалары фикер алыштылар. Утырышка район башлыгы, шәһәр төзелеше Советы рәисе Р. Г. Кәримов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International