"Кайнар линия" үткәрү турында

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсе җәйге каникуллар алдыннан Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында 2022 елның 24 маеннан 10 июненә кадәр, балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация бирәчәк. Халыктан "кайнар линия"гә шалтыратулар  (885558) 7-28-88, 7-22-09 телефоннары аша, көн саен 08.00 дән 17.00 гә кадәр кабул ителәчәк  (ял һәм бәйрәм көннәреннән һәм көндезге аш:12.00дән 13.00 гә кадәр вакыттан кала).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International