"Кайнар линия"

2022 елның 25 мае, чәршәмбе
2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында догазификация (социаль газификация) программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак. Анда догазификация программасында катнашу мөмкинлеге, аның нинди принципларда тормышка ашырылуы, аны тормышка ашыру барышында кемгә һәм нинди ташламалар бирелүе турында сөйләячәкләр, шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре башка сорауларга да җавап бирәчәкләр. Гражданнар сорауларына җавапларны 2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны аша, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия»се буенча алырга мөмкин булачак. Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча :https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm 27 майның 12.00 сәгатенә кадәр кабул ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International