"Макулатура җый– агачны коткар!" экологик акциясе

2022 елның 24 мае, сишәмбе
«Урман әкияте» балалар бакчасында ЭКОяз – 2022 Республика акциясе кысаларында «Макулатура җый – агачны коткар!» акциясе узды. Балалар белән алдан урманны саклау, суны һәм электрны экономияләү, кеше тормышы өчен уңайлы экологик шартлар булдыру өчен макулатура тапшыру кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде. Балалар бакчасына макулатура җыю машинасы килде һәм балалар зур теләк белән үзләре әти-әниләре белән өйдән алып килгән кәгазьне төяргә булыштылар! Балалар үзләренең табигатькә һәм кешеләргә файда китерүен аңладылар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International