ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2023 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге Түбән Кама районында һәм Түбән Кама шәһәрендә, Зәй районында гражданнарны вакытында сыйфатлы һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан, 29 июльдән 12 августка кадәр җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшен 8 (85558) 7-28-88 телефоны буенча оештыра, консультация вакыты 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

25
июль, 2023 ел
сишәмбе
Яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча Бөтенроссия программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 25 маеннан 12 ноябренә кадәр "Синең эшең" Бөтенроссия конкурсы узачак.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирасны Дәүләт саклау департаменты ЮНЕСКО секретариатының социаль һәм гуманитар фәннәр бүлегенең «Ефәк юлы» программасы кысаларында узучы «Ефәк юлы - яшьләр күзлегеннән» V Халыкара конкурсында катнашырга чакыра.
Зәй муниципаль районында Башкарма комитет җитәкчесе Э.Э.Галиев, Зәй районы буенча Эчке эшләр бүлеге башлыгы Е. А. Клещевников, Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Р. Г. Гарифуллин, Әлмәт шәһәрендә ЮХИДИ ДБУ территориаль идарәсе башлыгы С. Н. Сураев, җитәкчеләр катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

Форум 21-29 июльдә Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре территориясендә уза.


24
июль, 2023 ел
дүшәмбе
23 июльдә район башлыгы урынбасары Уразайкин Петр Сергеевич җитәкчелегендәге Зәй делегациясе Болгарда «Яңарыш: эпос заманча укуда» фестивалендә катнашты.

22 июльдә Якты Күлдә «Казанская» бәйрәмендә Зәй муниципаль районында волейбол буенча "Җәйге Кубок" ярышларының 1 этабы узды.


21
июль, 2023 ел
җомга
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Очрашу барышында Разиф Гали улы «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Энергетиклар урамындагы 9, 7, 5, 3 йортлар ишегалды территорияләрен ремонтлау эшләренең барышын бәяләде, үзәк район хастаханәсенең ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме бүлегендә, татар гимназиясендә, бассейнда, «Яшьләр» паркында булды; 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Югары Шепкә урта гомуми белем бирү мәктәбендә азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау барышы белән танышты.
«Шатлык» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләр алучыларга коррекция-үстерү дәресләрендә яссы стимуллар материаллары белән беррәттән, күләмле үстерү модульләреннән, уен җиһазларыннан файдалану мөмкинлеге бирелә.

20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирма белгечләре белән бергә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен чираттагы тапкыр карап чыкты. Район башлыгы иген культураларын җыю буенча барлык отрядларның эше барышы белән танышты, алар районда 6, шуларның өчесе - турыдан - туры арпа суктыруда, өчесе - көзге бодай басуларында эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International