Волейбол буенча "Җәйге Кубок" ярышларының 1 этабы узды

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

22 июльдә Якты Күлдә «Казанская» бәйрәмендә Зәй муниципаль районында волейбол буенча "Җәйге Кубок" ярышларының 1 этабы узды. Ярышларда 4 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Тукай ТТ» командасы, 2 урынны «Зәй шәһәре» командасы, 3 урынны Түбән Кама районы Урәтмә авылы командасы, 4 урынны Зәй районы авыл җирлекләре җыелма командасы алды. Ярышлар физик культура һәм спортны пропагандалау, авыл халкын даими спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, дуслык элемтәләрен ныгыту, иң көчле командаларны һәм спортчыларны ачыклау максатларында уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International