Регина Волкова Идел буе федераль округының "іВолга" яшьләр форумында катнашты

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Форум 21-29 июльдә Самара өлкәсенең Мастрюков күлләре территориясендә уза. 2023 елда форум программасының төп темасы булып «Вакыйгаларны оештыру», «Беренчеләр буыны» сменасы, «Беренчеләр ата-аналары» сменасы тора. Форум программасы 8 белем бирү сменасы һәм 3 махсус трек буенча уза. Талантлы яшьләргә ярдәм итү, төбәктә яшь белгечләрнең үз – үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр булдыру-форумның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Катнашучылар өчен фәнни һәм гамәли конференцияләр, лекцияләр һәм мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, төбәк-ара спорт ярышлары оештырылган. Шулай ук катнашучылар Росмолодежның грант конкурсында үз проектларын тәкъдим итәләр. Катнашу өчен 32 000нән артык яшь кеше гариза биргән, конкурс бер урынга 16 кеше тәшкил иткән. Форум Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты инициативасы белән үткәрелә. Быел форумда илнең 74 төбәгеннән, Татарстаннан 120 кешедән 2000 артык кеше катнаша, шул исәптән безнең яшьләр белән эшләү буенча белгеч Волкова Регина да, аңа уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International