Район башлыгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты

2023 елның 21 июле, җомга

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Очрашу барышында Разиф Гали улы «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Энергетиклар урамындагы 9, 7, 5, 3 йортлар ишегалды территорияләрен ремонтлау эшләренең барышын бәяләде, үзәк район хастаханәсенең ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме бүлегендә, татар гимназиясендә, бассейнда, «Яшьләр» паркында булды; 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Югары Шепкә урта гомуми белем бирү мәктәбендә азык-төлек блокларын капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Район башлыгы белән бергә объектларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Э.Э. Галиев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Ринат Хәҗипов, подряд оешмалары һәм җаваплы хезмәтләр вәкилләре карады. Шулай ук комиссия Кадер авыл җирлегенең административ бинасын, Чапаев, Озерная, Черновых урамнарындагы юлларның торышын карады. Соңгы объект-күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү республика программасы буенча эшләр алып барыла торган Яшьлек урамы, 5 йорты булды. Разиф Гали улы графикка кертелгән барлык 13 объектта төзелеш-ремонт эшләре барышы белән шәхсән танышты, подрядчылар белән тапшыру сроклары турында сөйләште. Төзүчеләрнең һәм подрядчыларның аерым игътибарын ул эшләрнең сыйфатына юнәлтте, тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләрен бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International