ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда югары сыйныф укучылары өчен интеллектуаль уен узды, анда шәһәрнең 4 һәм 6 мәктәпләреннән 10 команда катнашты.
4 октябрьдә Р.Ш.Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе базасында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов катнашында 9 нчы, 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен узу нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе булды.

3 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында якташыбыз, Татарстанның Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Хәсәнов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Бүген "Энергетик" мәдәният йортында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга килгән хәрби хезмәткәрләр – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды.
2024 елның мартында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның 05.04.2023 249 нчы Указы нигезендә Сочи шәһәрендә, Олимпия паркы территориясендә, Бөтендөнья яшьләр фестивале узачак.

2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе
«Россия - мөмкинлекләр иле» коммерцияле булмаган автоном оешмасының Президент Платформасы «Бу безнең гаиләнеке» дигән яңа проектны башлап җибәрде. «Бу безнең гаиләнеке» проекты-актив тормыш позициясе булган, һәрьяклап үсештә кызыксынучы гаиләләрне ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән Бөтенроссия гаилә конкурсы.
1 октябрьдә Түбән Кама шәһәрендә чаңгычы-узышчылар арасында «8 нче урта мәктәбе" ачык беренчелеге узды.
30 сентябрьдә Түбән Кама шәһәрендә 2012-2013, 2014-2015 елларда туган егетләр арасында ирекле көрәш буенча республика турниры узды.
29-30 сентябрьдә Кама Аланында 2011-2012 елгы кызлар, 2009-2020 елгы кызлар һәм егетләр, 2007-2008 елгы егетләр арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы беренчелеге узды.
30 сентябрьдә Октябрьский шәһәрендә «Спорт сарае» муниципаль унитар предприятиесе призларына 2009-2010 елларда туган егетләр арасында спорт көрәше буенча республика ярышлары(грек-рим көрәше дисциплинасы) узды, анда «Зәй» спорт мәктәбе спортчылары катнаштылар һәм түбәндәге урыннарны алдылар: 100 кг.га кадәрге авырлык категориясендә 3 урын Александр Петров, 68 кг.авырлык категориясендә 5 урын Марат Талибуллин, спортчыларның тренер-укытучылары Маврин Радик Максимович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International