Казанда танылган якташыбыз Мансур Хәсәновка мемориаль такта ачылды

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

3 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында якташыбыз, Татарстанның Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Мансур Хәсәнов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Тактаны Фәннәр Академиясенең төп бинасына урнаштырдылар. Мансур Хәсәнов Зәй районы Бигеш авылында туган. Аның бай хезмәт биографиясе бар,  озак еллар фәнни-педагогик эшчәнлек алып бара, партия һәм совет органнарында эшли, милли мәгариф, сәламәтлек саклау, фән һәм мәдәният, физкультура һәм спорт, журналистика үсешенә зур өлеш кертә. 1992 елда аны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты итеп сайлыйлар, һәм ул бу вазифаны 2006 елга кадәр башкара. Шулай ук Мансур Хәсәнович ТР Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры була. Бигеш урта мәктәбе аның исемен йөртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International