Бүген "Энергетик" мәдәният йортында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр – махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды. Очрашуда мобилизацияләнгән хәрбиләрнең һәм контрактчыларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, хәрби комиссариат вәкилләре, активистлар һәм волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары катнашты. Бирегә җыелганнар хәрби зонада һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы Разиф Кәримов хәрбиләрне шәһәр һәм районда башкарылган эшләрнең торышы һәм барышы белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаган өчен рәхмәт белдерде, барысының да җиңү белән кайтуларын теләде. Чәй өстәле янында сугышчылар үз хезмәтләре турында сөйләделәр, аларга күрсәтелгән адреслы гуманитар ярдәм, якыннары турында кайгыртулары өчен зәйлеләргә зур рәхмәт белдерделәр. Шулай ук аларның район җитәкчелегенә кызыксындырган сорауларлары белән турыдан-туры мөрәҗәгать итү, көнүзәк проблемалар турында фикер алышу мөмкинлекләре дә булды.