Зәйдә 2023 ел йомгаклары буенча киңәшмә узды

2023 елның 4 октябре, чәршәмбе

4 октябрьдә Р.Ш.Фәрдиев исемендәге Татар гимназиясе базасында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов катнашында 9 нчы, 11 нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясен узу нәтиҗәләре буенча киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе Эмиль Галиев, Совет аппараты җитәкчесе Ландыш Ананьева, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Васильева катнаштылар. 2023 елгы Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп нәтиҗәләре һәм 2023-2024 уку елына бурычлар турында доклад белән Зәй районының мәгариф идарәсе башлыгы Эрнст Сәфәргалиев чыгыш ясады. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча эш тәҗрибәсе белән 3нче мәктәп директоры Анна Романова уртаклашты. Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен кече Фәннәр академиясенең укучылар олимпиадаларына әзерлек эшенең төп юнәлешләре белән Руслан Романов таныштырды. Разиф Кәримов киңәшмәгә йомгак ясады, директорлар корпусы, педагогик берләшмә алдында бурычларны һәм максатчан ориентирларны билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International