Электрон сертификат – инвалидлыгы булган кешеләргә реабилитацияләүнең техник чараларын (ТСР) өйдән чыкмыйча гына сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты ул. Сертификаттан файдаланып, протез, коляска, ишетү аппараты һәм башка техник чаралар сатып алырга мөмкин.
Питрау бәйрәме 12 июль көнне кичке сәгать 5тә традицион төстә Кашкатау итәгендәге күркәм табигать кочагында башлана.Зәй җирендә Питрау 25 нче тапкыр үткәрелә.
Анда театрлаштырылган тамаша да, республиканың танылган эстрада артистлары чыгышын да, район сәнгать әһелләре концерт номерларын да күрергә мөмкин булачак.
Бүген муниципаль район башлыгы Р.Г. Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Зәй хәрбиләре белән очрашты. Чара махсус хәрби операция барышында һәлак булган зәйлеләр истәлегенә бер минут тынлыктан башланды.