Зәйдә ялга кайткан хәрбиләр белән чираттагы очрашу узды

2024 елның 8 июле, дүшәмбе
Бүген муниципаль район башлыгы Р.Г. Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан Зәй хәрбиләре белән очрашты. Чара махсус хәрби операция барышында һәлак булган зәйлеләр истәлегенә бер минут тынлыктан башланды. Очрашу барышында Разиф Гали улы хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде. Разиф Кәримов хәрби хезмәткәрләргә хәрби бурычларын үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International