Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында "Питрау - 2024" керәшен бәйрәме узды
2024 елның 12 июле, җомга
Бүген Баграж авыл җирлегенең Кашкатау итәгендә Питрау -2024 керәшен бәйрәме үткәрелде. Чара «Халыкның нык бәйләнеше» дип исемләнгән сәхнәләштерелгән тамашадан башланды. Питрау кунакларын бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов, республика керәшеннәр оешмасы рәисе Иван Егоров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Илшат Әминов һәм Николай Нефедов котладылар. Быелгы Питрау –юбилей Питравы, районда ул 25 нче мәртәбә үткәрелә. Беренче бәйрәмнең оештыручылары һәм иганәчеләре җылы сүзләр һәм лаеклы бүләкләр белән билгеләп үтелде. Керәшен мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен Зәй муниципаль районы Башлыгы Рәхмәт хаты белән Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Атласов Валентин Александрович бүләкләнде. «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәмен оештыруда һәм үткәрүдә күп еллар актив катнашканы өчен Зәй муниципаль районы башлыгы Рәхмәт хаты белән Район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ольга Агашкина, автоклуб мөдире Сирена Хөснетдинова, Николай Григорьев, Петр Минеев бүләкләнде. Авыл җирлекләре милли ишегалларын бизәгән иде, анда ата-бабаларның традицияләре генә түгел, ә хәзерге заман мәдәнияте, Зәй осталарының уникаль эшләнмәләре дә тәкъдим ителгән. Төрле мәйданчыклар үз эшен алып барды, анда һәркем үзенә ошаган шөгыль таба алды. Актив ял яратучылар халык уеннарында һәм конкурсларында, спорт ярышларында катнаштылар. Питрауда өлкән буын вәкилләрен, юбилярларны, яңа туганнарны, яңа гына өйләнгән һәм озак гомер кичергән парларны котлау яхшы традициягә әверелде. Сәхнәгә бер-бер артлы быел 91 яшен тутырган Владимир Мартемьянов, 50 ел бергә яшәгән Иван һәм Мария Тазовлар гаиләсе, бүген генә кавышкан Алина һәм Илнур Галиевлар күтәрелде. Шулай ук җирлекнең яңа туган сабыйлары да бүләкләр белән билгеләп үтелде. Кече сәхнәдә «Питрау чибәре-2024», «Гаилә-гомер бишегем», «Моңлы тавыш 60+», «Керәшен җыруы әйтә балалар» конкурслары узды. Үз чыгышлары белән кичәне Татарстан Республикасының «Агидель» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Чаллы шәһәренең «Карендәшләр» фольклор коллективы, Светлана Минеева, «Бәллүр» триосы, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов бизәде. Чара бәйрәм учагы һәм төрле буын һәм милләт кешеләрен берләштергән «Халыклар дуслыгы» хорводы белән тәмамланды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
ноябрь, 2024 ел
Зәй әниләре өчен «Син дөньяда барысыннан да матуррак»дигән концерт оештырдылар
«Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Энергетик» мәдәният сараенда Халыкара Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Көрәш сәнгате өлкәсендәге Татарстанның "Золотой пояс» – "Алтын билбау" премиясен тапшыру тантанасы булды
23 ноябрьдә Казанда көрәш сәнгате өлкәсендәге Татарстанның «Золотой пояс» – «Алтын Билбау» VII Милли премиясен тапшыру тантанасы булды.
Ирекле көрәш буенча Бөтенроссия турниры узды
23 ноябрь көнне Мамадыш шәһәрендә 2010-2015 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча Р. Р. Мөләхмәтов һәм Ю. А. Балякин истәлегенә Бөтенроссия турниры узды.
23
ноябрь, 2024 ел
Район башлыгы Разиф Кәримов Әниләр көне белән котлый
Хөрмәтле әниләр!Сезне чын күңелдән иң җылы һәм күркәм бәйрәмнәребезнең берсе — Әниләр көне белән котлыйм!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз