Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә комбайннар парады узды
2024 елның 10 июле, чәршәмбе
Бүген район агрофирмаларында комбайннар парады узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә махсус комиссия авыл хуҗалыгы техникасының 2024 елгы урып-җыюга әзерлеген тикшерде. Комиссия эшендә “Агросила Логистика” АҖ һәм агрофирмалар, Россельхозцентр, Гостехнадзор белгечләре катнашты. Комиссиягә ашлык җыю комбайннары, шулай ук салам әзерләү һәм ташу техникасы, җир эшкәртү, ашлык ташу өчен транспорт тәкъдим ителде. Бөртеклеләрне җыюда “Агрокөч” АҖнең 45 комбайны катнашачак. Район башлыгы механизаторлар һәм белгечләр белән әңгәмә барышында бөртекле һәм кузаклы культураларны иң кыска агротехник срокларда һәм югалтуларсыз җыю бурычын куйды. Ашлык җыю техникасының әзерлеген билгеләгәндә герметиклык хәлиткеч әһәмияткә ия, моның өчен һәр комбайнны автополог аша уздырдылар. “Эшләрне башкарганда янгын куркынычсызлыгына һәм хезмәтне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк”, - дип ассызыклады Разиф Галиевич, моның өчен һәр отряд гадәттән тыш хәлләрдә файдалану өчен су ташучылар һәм агрегатлы трактор белән комплектланган. Комиссия әгъзалары янгын сүндерү чаралары, аптечкалар һәм махсус киемнәр булуны тикшерделәр. Урып-җыю чорында барлык хуҗалыкларда “Агрокөч Сервис” АҖнең кирәкле җайланмалар һәм запас частьләр белән тәэмин ителгән күчмә ремонт бригадалары эшләячәк, моның өчен өстәмә 5 махсус автомашина сатып алынган. Зәй игенчеләренә быел 39,5 мең га мәйданда уңыш җыярга кирәк булачак. Структурасында: уҗым культуралары - 17,3 мең га, язгы культуралар - 22,2 мең га, шул исәптән язгы бодай - 6,9 мең га, арпа - 11,4 мең га, бөртеккә үстерелгән кукуруз - 1,5 мең га, борчак – 2,2 мең га. Район башлыгы барлык механизаторларга һәм белгечләргә авариясез эш теләде. Шушы көннәрдә игенчеләр урып-җыюга керешәчәкләр. Хәерле сәгатьтә!
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
22
апрель, 2026 ел
Партнерлык мәктәпләре - киләчәккә адым
«Профессионалитет» федераль проектының “Яшьләр һәм балалар” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйнең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә һөнәргә әзерлекне тормышка ашыру буенча, 2026 нчы елда Зәй ГРЭСы һәм Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә мәктәптә “ Партнерлык мәктәпләре - киләчәккә адым” проекты старт алды.
Татарча диктантта катнаш!
24-26 апрельдә Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 10да барлык теләүчеләр үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерә алачак.
21
апрель, 2026 ел
Зәй волонтерларын Әлмәткә чакырдылар
ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров фронтка көн саен ярдәм итүчеләр өчен илһамландыргыч экскурсия оештырды.
Зәйдә Ватанны саклаучыларны соңгы юлга озаттылар
Бүген зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучылар: капитан Фәйрушин Айдар Харис улы, кече сержант Гончарев Григорий Демьянович һәм рядовой Бондарюк Руслан Игоревич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз