ЯҢАЛЫКЛАР


17
май, 2024 ел
җомга

Казан университеты профессоры, академик, танылган якташыбыз Миңнегулов Хатыйп Йосыф улына 12 майда 85 яшь тулды.

Күп балалы әниләр картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгарга хокуклы. Бу барыннан да элек 5 һәм аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә җиткәнче тәрбияләгән әниләргә кагыла.
“Экояз-2024”акциясе кысаларында 2 нче мәктәптә“Макулатура тапшыр-агачны коткар!” экологик акциягә старт алды.
«Әйләнә-тирә дөнья», «Технология» дәресләрендә укытучылар балаларны үсентеләрне үстерү һәм чәчәкләрне карау кагыйдәләре белән таныштыралар. Бу балаларның экологик культурасын үстерә.

16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, «Элита» нәсел предприятиесе» АҖ генераль директоры Ф.Р. Зарипов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең киңәшчесе А.Г. Мөхәммәтгалиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм белгечләре, «Агрокөч» АҖ белгечләре, Гостехнадзор инспекциясе башлыгы составындагы комиссия азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерде.

Бүген зәйлеләр 36 яшьлек махсус хәрби операциядә катнашкан Николай Николаевич Фролов белән хушлашты.


15
май, 2024 ел
чәршәмбе
Татарстан Социаль фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада кабат мошенникларның телефон аша шалтыратып, исәпкә алынмаган стаж яисә пенсиягә өстәмә түләүләргә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертү өчен пенсионерларны Социаль фондка чакыру очраклары теркәлгән.
Бүген “Энергетик” мәдәният йортында район башлыгы Р.Г. Кәримовның хәрби хезмәткәрләр белән кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән чираттагы очрашуы булды.

15 май көнне Зәй туган якны өйрәнү музеенда гаилә бәйрәме үткәрелгән иде. Бәйрәмгә юбилярлар Павлов Вениамин Михаил улы һәм Нина Яков кызы, Муханов Григорий Гаврил улы һәм Валентина Василий кызы, Галяминский Сергей Дмитрий улы һәм Гөлбану Галимулла кызы, Сапогов Владимир Николай улы һәм Галина Иван кызы, Пудов Виктор Николай улы һәм Мария Александр кызы гаиләләре чакырылган иде.

Бүген хакимият бинасының кече залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Икътисадый советы утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International