Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районы хәрби хезмәткәр Р.И. Алтынбаевны соңгы юлга озатты
2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Алтынбаев Рөстәм Илдар улы белән хушлашты. Хәрби хезмәткәрнең гомере хәрби бурыч үтәү барышында өзелгән. Матәм мәрәсиме "Энергетик" мәдәният сараенда узды. Район башлыгы Р.Г. Кәримов хәрби хезмәткәрнең туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Бүген без монда якташыбыз Алтынбаев Рөстәм Илдар улын соңгы юлга озатырга җыелдык, аның гомере махсус хәрби операция зонасында хәрби биремне үтәгәндә өзелде. Ул үз гомерен Ватан, тынычлык һәм Россиянең киләчәге өчен бирде. Соңгы көнгә кадәр хәрби антына тугры калып, Россия солдатлары белән иңгә-иң куеп, Рөстәм Илдар улы үз гомере бәрабәренә илебез чикләрен фидакарьлек һәм батырлык белән саклады. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән, шәхсән үз исемемнән, барлык зәйлеләр исеменнән кайгыгызны уртаклашам! Сугышчы тыныч йокласын", - диде Разиф Галиевич. Мәрхүмне озатырга килүчеләр алдында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, Зәй шәһәре һәм Зәй районы хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов чыгыш ясады. Хәрби хезмәткәрне соңгы юлга барлык хәрби хөрмәтләр белән озаттылар. Солдатны бер минут тынлык белән искә алдылар. Рөстәм Илдар улын Мирный бистәсе зиратына җирләделәр. Герой турындагы якты истәлек зәйлеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәр.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
март, 2026 ел
Зәйлеләр Яр Чаллыда якташлар җәмгыятьләре очрашуында
Ике шәһәр элемтәләре турындагы тарихи күргәзмә төп вакыйга булды. 28 мартта Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният йортында Зәй һәм Минзәлә якташлык җәмгыятьләре вәкилләренең җылы һәм бай эчтәлекле очрашуы узды.
Зәйдән 13 бала “Раздолье” дәвалау-савыктыру комплексына китте
Зәй районы мәктәп укучылары өчен язгы каникуллар сәяхәттән башланды. 28 мартта 13 бала “Раздолье” Чистай дәвалау-савыктыру комплексына юнәлде. Сәфәр балалар ялы һәм сәламәтләндерү программасы кысаларында оештырылды. Егетләрне смена дәвамында бай күңел ачу программасы гына түгел, иммунитетны ныгытуга һәм организмны гомуми савыктыруга юнәлдерелгән медицина процедуралары комплексы да көтә.
2026 елның 1 апреленнән ТР буенча СФР бүлеге төбәкнең 85,7 меңнән артык кешесенең дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсиясен 6,8 % индексацияләде
Татарстан Республикасының социаль фонды дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрне, шул исәптән социаль пенсияләрне дә кертеп, проактив рәвештә арттырачак; алар ел саен апрельдә индексацияләнә.
Ирекле көрәш буенча "M-7 OPEN" Бөтенроссия ярышлары узды
27 марттан 29 мартка кадәр Түбән Кама шәһәрендә гадәттәгечә 14 нче ирекле көрәш буенча "M-7 OPEN" Бөтенроссия ярышлары узды. Әлеге ярыш ел саен бөтен Россиядән һәм якын чит илләрдән бик күп санда иң яхшы спортчыларны җыя. Ярышларда Россиянең 23 төбәгеннән 250 дән артык спортчы катнашты, шулай ук спортчылар Белоруссия һәм Казахстан республикаларыннан да килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз