ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2015 ел
җомга
Зәй “Горзеленхоз” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте эшчеләре бүгенге көндә шәһәрнең үзәк, Ефимов урамнарында, Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркына, Җиңү проспектына вербена, виола, агиратум, петуния, бәрхет гөле һ.б чәчәкләр утырту белән мәшгуль.
21 майда үзәк китапханәнең уку залында “Кеше. Закон. Дөреслек” клубының чираттагы утырышы үтте. 4 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары өчен “Хокук хөҗүме” үткәрелде.
Зәй мәшгульлек үзәге Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән иң яхшы һөнәри ориентлашу проектлары арасында “Prof навигатор” проекты белән 400 мең сумлык грант отты. Хәзер исә җирле бюджеттан да әлеге проектны тормышка ашыру өчен средстволар каралып, ул гамәлгә ашырылачак.

21
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Алабуга шәһәрендә тынлы музыка коралларында уйнаучыларның Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Яңгыравык фанфаралар- 2015” IV республика бәйгесе булып узды.
Бүген, хакимиятнең олы залында район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышлары булды. Анда район Советының 9 мәсьәләсе, шәһәр Советының 3 мәсьәләсе каралды. Утырышлар эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Р.Г. Кәримов катнашты һәм чыгыш ясады.
Куш-Елга сөтчелек комплексында 625 башка исәпләнгән бозау абзары төзелеше һәм сөтчелек фермаларын республика программасы нигезендә төзекләндерү мәсьәләләре каралды.
20 майда Үзәк китапханәдә Бөек рус язучысы, Нобель премиясе Лауреаты Михаил Александрович Шолоховка 110 яшь тулу уңаеннан “Кеше язмышы-халык язмышы” – дип исемләнгән кичә булды. Кичәгә 4 мәктәпнең 11 сыйныф укучылары чакырылган иде.

20
май, 2015 ел
чәршәмбе
Күптән түгел Зәйдә яшьләрнең неформал берләшмәсе барлыкка килде. Ул “Зәй-СПАРТА” – дип атала һәм аның максаты яшь кешене бөтен яктанда җитлеккән итеп тәрбияләү. Ярты ел эчендә оешмага 70 ләп яшь буын теркәлде.
Авыл хуҗалыгы идарәсе мәглүматларына караганда районда 48933 гектарда язгы культуралар чәчелгән, бу барлык мәйданның 90 процентын тәшкил итә. 4000 гектар күләмендә язгы бодай чәчәсе калды.
Быелгы җәйдә Зәй мәшгульлек үзәге аша 14-18 яшьлек 300 яшүсмерне вакытлыча хезмәт урыннары белән тәэмин итү күздә тотыла. Үзәк директоры вазифасын үтәүче Гөлчәчәк Фаршатова белдерүенчә, беренче чиратта күп балалы, социаль авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне эшле итү бурычы тора

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International