Зәй районында чәчү тәмамлану алдында

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Шикәр чөгендере чәчү тәмамланды, ул 8433 гектарда чәчелгән. 1000 гектарда кукуруз, горчица һәм сидерат чәчәсе калды. Шифалы яңгырлар киләчәк уңышка этәргеч булып тора. 14 майда авылхуҗалыгы һәм азык-төлек Министры урынбасары белән район башкарма комитеты җитәкчесе район кырларын вертолеттан күзәттеләр. Чәчүлекләрнең торышы әйбәт. Вакытында чәп-үлән, корт-кочларга каршы көрәшү һәм тырмалау эшләрен үткәрү мөһим. Пар җирләрен дә вакытында эшкәртү мөһим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International