Җәйге чорда Зәйдә 300 яшүсмер эшле булачак

2015 елның 20 мае, чәршәмбе
Вакытлыча эш урыннарын ГРЭС, “Мефро уилз Руссия-Зәй заводы”, “Зәй”, “Восток” агрофирмалары, яшьләр эшләре идарәсе тәкъдим итә. Яшүсмерләргә, яшьләренә карап, көнгә 4 һәм 6 сәгать эшләү карала, алар 1275 сум хезмәт хакын мәшгульлек үзәге аша, ә калган сумманы предприятие мөмкинлегеннән чыгып алачак. Укучылар нигездә предприятиеләрдә яшелләндерү эшләрен башкарса, авыл хуҗалыгында кыр эшләренә җәлеп ителә. Июнь аенда 150 баланы эшле итү мөмкинлеге бар, әлегә мәшгульлек үзәгенә 60лап кына гариза кергән. Эшләргә теләге булган яшүсмерләр мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International