16 – 19 майда Казан шәһәренең үзәк стадионында җиңел атлетика буенча Татарстан укучылары арасында Х Спатакиада үтте. Анда 1998-1999 елгы укучылар Татарстанның 31 районыннан 435 катнашучы бар иде.
Бу көннәрдә “Татнефтедор” автомобиль юллары идарәсенең Зәй филиалы юлчылары Зәйнең Тукай урамын төзекләндерүгә кереште. 900 метр озынлыктагы урам юлы шактый тузган иде. Бу эш “Асфальт юлларны төзекләндерү” республика программасы буенча алып барыла.