ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе
19 майда Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы матбугаты көне уңаеннан “Бәллүр каләм” бәйгесе катнашучыларын бүләкләделәр. 18 катнашучы арасында “Журналистикада исем” номинациясе җиңүчесе булып “Яңа Зәй” директоры һәм баш редакторы Ирина Бертман җиңүче булып танылды һәм “Бәллүр каләм” призына лаек булды.
19 майда, хакимиятнең зур залында район Советының социаль яклау,балалар һәм яшьләр эшләре даими комиссиясе утырышы булды. Анда 3 төп мәсьәлә каралды:
Зәй музыка мәктәбендә IV гитара музыкасы фестивале узды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Анда укучылар, укытучылар, шәһәр мәдәният йорты, балалар иҗат йорты хезмәткәрләре, “Веста”, “Ювента”, “Виктория” вокаль-инструменталь ансамбльләре катнашты.
16май көнне Зәйнең сәламәтләндерү спорт үзәгендә СССРның спорт мастеры Мансур Минһаҗевка 50 яшь тулу хөрмәтенә балалар арасында грек-рим көрәше буенча «Зәй» спорт мәктәбе ачык беренчелеге турниры оештырылды.

19
май, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Зәйдән республика Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк туры җиңүчеләре һәм Россия күләмендә фән бәйгесендә җиңгән, призлы урыннар яулаган мәктәп укучылары, аларның укытучылары, белем йорты директорлары китте.
Тарихи фотосүрәтләр,бию,карнавал маскалары кигән кичәдә катнашучылар, болар барда әкияттәгечә туган як тарихын өйрәнү музеенда үткән “Төнге маҗара” иде.
Кадер авыл җирлеге халкы, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, бу көннәрдә Федот тавы итәгендә, мәктәп, мәдәният йорты территорияләрендә, буш торучы урыннарында күпләп яшь үсентеләр утырту белән мәшгуль булды.
17 майда Зәйдә гер спорты буенча 1997-2002 нче еллар аралыгында туган егетләр арасында муниципаль район ачык беренчелегенә ярышлар үтте. Ул инде соңгы биш елда Зәйдә традицион төстә авыр атлетика буенча СССРның, гер спорты буенча РСФСРның, милли көрәш буенча Татарстанның спорт мастерлары исеменә лаек булган Василий Николаев истәлегенә оештырыла.
Зәйдә атлы спорт буенча “Зәй” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар булып үтте. Анда 10 яшьлек 8 спортчы катнашты.
Катнашучылар конкур төре буенча 12 төрле каршылыклардан торган катлаулыгы буенча уртача һәм бик катлаулы киртәләрне алдылар.

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
Чаңгы ярышларында күптапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы исемен алган Михаил Комендантов сау-сәләмәт яшәүнең серләрен һәркем белән бүлешергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International