ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
10 июньдә үзәк китапханәдә татар гимназиясе каршында оештырылган мәктәп яны “Кояшкай” балалар лагеренда ял итүчеләр язучы Мәрзия Фәйзуллинаның 85 яшьлегенә багышланган кичәгә килделәр.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең гражданнар аша шәһәр һәм район мәнфәгатен яклауда актив катнашуларын тәэмин итү өчен Зәй муниципаль районында “Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика бәйгесенең муниципаль этабы игълан ителә.
Зәй районы басуларында чәчүлекләрне чүп үләннәре һәм корткычларга каршы эшкәртү тулы күәттә алып барыла. Кырларда көн саен 35 сиптергеч агрегаты эшли. Шикәр чөгендере мәйданнары инде өченче мәртәбә эшкәртелә. Берничә көн элек крестьян (фермер) хуҗалыклары чәчәлекләрен чүп үләннәргә каршы эшкәртү өчен Актаныш районыннан “Туман” агрегаты китерелде.
Районда пар җирләрен эшкәртү дәвам итә. Барлыгы 1700 гектар эшкәртелмәгән ңирләр исәпкә алынган. Хәзерге вакытта Мирный бистәсе янындагы 230 гектарлы мәйданда эш алып барыла. “Нива” хуҗалыгында (900гектар) һәм Федоровка авылы янындагы 900 гектар мәйданда да эш алып бару көтелә.
8 июньдә шәһәр мәдәният йорты каршындагы балалар лагерында бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның “Сказка ложь, да в ней намек” хикәясе буенча төзелгән медиа – викторина уздырдылар. Ул шагыйрьнең 216 яшь тулган көненә багышланган иде.
Зәй үзәк китапханәсендә фермерлар көненә багышланган яңа китап күргәзмәсе ачыды. 10 июньдә фермерлар үз бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Шуңа күрә тематик күргәзмәдә яңа китаплар һәм кулланмалар тәкъдим ителә. Китаплар арасында “Фермерның өйдәге кулланмасы” дигән китап та урын алган. Әлеге китаптан бик күп файдалы киңәшләр алып була.
Кичә Иске Зәй бистәсенең Орджоникидзе урамында “Тәмәке сине сындырганчы, син аның үзен сындыр” акциясе узды. Акциянең төп максаты сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, зарарлы гадәтләрдән арыну кирәклеген сеңдерү иде. Туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре искезәйлеләрне тәмәкене ташларга өндәде,моннан тыш, кесәдә, яисә кулда булган тәмәкене кәнфиткә алмаштырып алырга тәкъдим ителде.

9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Район кырларында шытып чыккан иген басуларын корткычларга һәм чүп-үләннәргә каршы препаратлар белән эшкәртү дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 17 мең гектарда корткычларга, 15 мең гектарда авыруларга, 51 мең гектарда чүп-үләнгә каршы препаратлар кулланылган. Пар җирләрен эшкәртү дә дәвам итә.
5 июньдә иске Зәйдә кичке Сабан туе үткәрелде. Сабан туе батыры булып Рамиль Салихов калды.
6 июньдә ипподромда һәм Ринат Фәрдиев исемендәке ял паркында район Сабан туе үткәрелде.
Үзәк китапханә елдагыча барлык укучыларын җәйге уку залына чакыра. Уку залы “Энергетик” мәдәният сарае мәйданында урнашкан. Анда күңелгә хуш килгән төрле журнал белән танышырга, газета битләре аша яңалыклар белән танышып шул ук вакытта фикер алышырга да була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International