ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2015 ел
сишәмбе
Җиңел атлетика буенча 1600 метрлы дистанциядә җиңүче итеп Артем Ларин һәм Алия Шәрифуллина танылды, ирләр һәм хатын-кызлар арасында җиңүче Андрей Мартыничев һәм Орнелла Сөнгатуллина булды.

8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
“2015 елның кыр батыры” Хәниф Мирзаханов бу кадәр зурлауга ышанып бетмәде. Азрак дулкынланам – ди батыр, чөнки һәркөнне районда беренче урында булмыйсың. Шулай да бик тә күңелле , чөнки көтмәгәндә булды. Мин беренчелек турында уйламадым, бары тик эшләдем генә – ди Хәниф Мирзаханов.
Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министры кушуы буенча безнең районны 16 кешедән торган Казан аграр университеты галимнәре килеп күрде.
Алар көзге культураларның торышын, арпа, шикәр чөгендере, люпин культураларының чыгышын һәм терлек азыгы әзерләүгә техника әзерлеген тикшерделәр.
Балаларда һәм яшүсмерләрдә Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү максатында республика күләмендә тарихи истәлекле урыннар - Борынгы Болгар һәм Свияжск утравына багышланган рәсемнәр һәм иншалар бәйгесе үткәрелде. Бәйге өч төрле яшь категориясе арасында Болгар һәм Свияжскка багышланган номинацияләр буенча узды.
Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, “Созвездие-Йолдызлык - 2015” эстрада сәнгате ачык телевизион яшьләр фестивале җиңүчеләренә стипендияләр тапшырды. Алар арасында районыбызның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “ Мирас” һәм “Азаль” балалар вокал-хореография ансамбльләре дә бар.

5
июнь, 2015 ел
җомга
Хөрмәтле зәйлеләр һәм районыбыз кунаклары!
Сезне чын күңелдән бөтен халык бәйрәме - Сабантуй белән котлыйм. Сабантуй - инде күп еллар дәвамында көтеп алына торган бәйрәм. Язгы кыр эшләре төгәлләнүне белдерүче бәйрәм - татар халкының иң яхшы милли традицияләре, рухи кыйммәтләре саклануга ачык мисал.
Элек-электән Сабантуйга халкыбыз басуда төп эшләрне төгәлләп, бәйрәмне күтәренке кәеф белән каршы алган. Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре милли бәйрәмебезгә нинди уңышлар белән килә, басу-кырларның торышы нинди, мул уңышка өмет бармы? Болар турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов сөйли.
Кичә Зәйнең “Йолдызлык” балалар ял һәм сәламәтләндерү лагере тантаналы төстә ачылды. Анда җәйге ялга беренчеләрдән булып җыелган балаларны район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов тәбрикләде, ял вакытларында саклык чараларына аеруча игътибарлы булу кирәклеген искәртте.
4 июньдә Үзәк китапханә мәйданчыгында А.С. Пушкин иҗатына багышланган рәсем бәйгесе үтте. Чара алдыннан укучылар Пушкин биографиясе белән таныштылар, аның кайбер тормышта һәм иҗатында булган серләр белән уртаклаштылар
Республика экология чаралары бүгенгесе көндә Зәйдәдә үткәрелә. Волонтерлар су буйларын, ярларны чүп-чардан арындыралар. 14-15 яшьлек 30 лап укучылар максус фомалар белән, перчатка, пакетлар белән су буйларын чистарттылар. Тиз арада 10 пакет чүп-чар белән шыплап тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International