ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2015 ел
сишәмбе
14 июньдә Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены узды. Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми төстә кабул итү вакыйгасына багышланган җыенны ачу тантанасында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев,

15
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Районда уҗым җирләрен чүп- үлән һәм корткычларга каршы препаратлар белән эшкәртү дәвам итә. Корткычларга каршы 18500 гектар мәйдан эшшкәртелгән, авыруларга каршы-17200 гектар, чүп үләнгә каршы- 60500 гектарда мәйдан эшкәртелгән.
Зәй сабан туе батырлары Самара сабан туенда барлык пъедесталларны яуладылар. Павел Абрамов 70 кг. авырлыкта 3 урынны алса, Руслан Хамидуллин 90 кг. авырлыкта 2 нче урында калды. 100 кг. үлчәүдә Зәй абсалют батыры Радик Сәләхов 1 урынны яулады һәм сабан туеның абсалют батыры булып калды. Ул Тольятти шәһәрендә батыр калган Виталий Рудаковны җиңүгә иреште.
11 июнь көнне туган якны өйрәнү музеенда мәктәп алды балалар лагеры өчен максус, Россия көненә багышланган чара үтте. Әлеге тема балаларга патриотик тәрбия бирүдә бик тә мөүим тема. Чарада шулай ук дәүләт символлары: герб, флаг, гимн турында сөйләшү булды.
11 июньдә шәһәр мәдәният йортында “Без Россиядә яшибез” дигән темага, Россия көненә багышланган тематик кичә үткәрелде. Кичәнең башында Россия гимнын сүзләре белән башкардылар. Шәһәр башлыгы урынбасары Марсель Хузин һәм “Бердәм Россия” партиясенең Мирный бистәсе бүлекчәсе сәркатибе Мария Гарәпшина котладылар.
Зәй үзәк китапхәнәсе белән янәшә йортта бөек рус язучысы А.С. Пушкин истәлегенә багышланган йорт яны бәйрәме үтте. Кичә кечкенә генә флеш моб өләшү белән башланып китте.Аның бер ягында Пушкин рәсеме, ә икенче ягында шагырьнең шигырьләре.

11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
“Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәменә багышланган тантаналы чара үтте. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов катнаштып, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. Бүгенге көндә районда 104 социаль хезмәткәр исәпләнә. Соңгы алты елда район социаль яклау идарәсе башлыгы булып үз эшенең остасы Эльмира Хуҗина эшли.
Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева үзәк китапханәдә халыкны шәхси сораулары буенча кабул итә. Үзләрен борчыган проблемалар белән килүчеләрнең күпчелеге - өлкән яшьтәге кешеләр. Күтәрелгән мәсьәләләр буенча нигездә район җирлегендә тиз арада чара күрү мөһимлеген истә тотып, очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов, бүлек башлыклары, җитәкчеләр дә катнашты.
Май аена хисап тотканда терлекчелек хезмәткәрләре алдына сөтнең тулаем савымын 7 % ка арттырырга дигән бурыч куелган иде. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре әйтүенчә бу бурычны үтәү өчен тырышып эшләргә кирәк.
8 июнь көнне яшләр бергә җыелышып велосипедта йөгерү оештырдылар. 15 кешедән торган әлеге йөгерү иске Зәйнең яшьләр үзәгеннән башланып китте. Яшьләр алдан әзерләнгән маршрут белән Зәйнең төрле матур, тарихи урыннарын үттеләр һәм кайдан старт алган булсалар шунда кайттылар. Барлыгы 10 км. ара үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International