Язучыда кунакта

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Мәрзия Фәйзуллина табигать турында, балалар уйный торган уеннар, хезмәт турында яза. Төрле башваткычлар уйлап таба. Мәрзия Фәйзуллина шигырьләре тормышка , тирә-юньгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.
Китапханәчеләр язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр һәм авторның шигырьләрен укыдылар. Яңа китаплар белән таныштырдылар. “Табышмак һәм җавап”, “Тылсымлы сүз” дигән темаларга викторина үткәрелде. Соңыннан балалар татар телендә мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International