Авыл хуҗалыгы яңалыклары

2015 елның 9 июне, сишәмбе
Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Бүгенгесе көнгә 2400 гектарда күпеллык үлән чабылган, 900 тонна печән һәм 5600 тонна сенаж әзерләнгән.
“Агросила-групп” булышлыгы белән районга зур егәрле терлек азыгы әзерләү техникасы кайтарылды: “Джандир” азык җыю комбайны(Германия), “Кун” 9 метр киңлектә азык чапкычы, печән әйләндерү аппараты, теземнәр ясау җайланмасы, пресслап җыю җайланмасы (Франция). Хәзер терлек азыгы әзерләү бригадасы “Восток” агрофирмасында эшли. Эш тәүлек буена оештырылган.
Фермаларда лейкоз авыруы белән авыраган сыерларны көтүлектән керу башланды. Свердлау өлкәсеннән 400 баш элиталы таналар кайту көтелә. Әхмәт сөтчелек фермасында алар өчен урын әзерләнгән.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International