Территориаль иҗтимагый үзидарәләре бәйгесе

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Бәйгенең максаты территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эшләрен җанландыру, иҗтимагый үзидарәләр аркылы гражданнарның сорауларына җаваплар табу, аларның көнкүрешен яхшырту буенча эзлекле рәвештә эш алып бару, социаль-мәдәни чаралар аша ышаныч белдерү кебек мәсьәләләргә игътибарны арттыру.
Бәйге 2 этаптан тора.
1 этап – муниципаль этап – муниципаль бәйге комиссиясе тарафыннан үткәрелә;
II этап – Республика этабы – Республика бәйгесе комиссисе үткәрә.
1 этапта бәйге эшләрен кабул итү 8 июньнән 22 июньгә кадәр башкарыла
Бәйге эшләре Зәй шәһәре, Крупская урамы 6 йортның, 5 кабинетында кабул ителә.
Бәйге эшләрен I этапта комиссия анализлый һәм бәяли, 2 этапка бәйге эшләрен тәкдим итә.
II этапта җиңү яулаган эшләр акчалата премия белән бәяләнә.
Бәйге шартлары белән “Программы, проекты, конкурсы” сайтында танышырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International