Төнге музей

2015 елның 2 октябре, җомга
1октябрьдә туган як музее тәрәзләре якты иде. Талгын гына яңгыраган музыка, җыр,көлке һәм төрле образларга кергән персонажлар бер яктан икенче якка йөрүләре күренеп ишетелеп торды. Бу музейның борынгысы һәм бүгенгесе, чөнки әлеге персонажлар бик тиз арада үзгәрергә мөмкин. Борынгы хайваннарны эзләү, сәүдәгәр гаиләсендә сөйләшү,Борынгы славян язулары серенә төшенү, пионерлар чорына кереп китү, хәрбиләрнең көндәлек тормышы, боларны күрергә кирәк иде.
Күңел күтәрү төрле яшьтәгеләргә исәпләнгән. Шулай ук грим салу, төрле костюм белән фотога төшү кебек мавыгулар да каралган иде. Әлеге акция ахыргысы түгел, 4 ноябрьдә кичә тагын кабатланачак. Төнге музейга рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International